Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Март
2022
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30
31

Новости за 14.03.2022

Түбән Камада яшәүчеләрне диспансерлаштыру башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Түбән Камада кабат профилактик медицина тикшеренүләре һәм диспансерлаштыру кабат башланды. Быел план буенча 68 312 түбәнкамалы диспансерлаштыру узарга тиеш. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Исегезгә төшерәм, тирәнтен диспансерлаштыруны пневмония кичергән барлык пациентлар да уза ала. Пациентның госпитальдә яки амбулатор дәвалануы мөһим түгел», — дип аңлатты бүген «эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина. Моннан тыш... Читать дальше...

Казанда традицион язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). 19 марттан башлап Казанда традицион язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Сәүдә атна саен шәһәрнең 15 мәйданчыгында оештырылачак. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте. Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә республика районнары предприятиеләре һәм агрохолдинглар катнашачак. Сәүдә 6:00дән 12:00гә кадәр барачак. Азык-төлек мәйданчыклары белән сылтама аша танышырга мөмкин булачак.

Миңнеханов мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү чараларын көчәйтергә чакырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы дөньякүләм вакыйгалар фонында мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча чараларны көчәйтү кирәклеге артты. Бүген бу хакта Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Иминлек Советының планнан тыш утырышында хәбәр итте, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Республика башкарма хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының, предприятие һәм оешмаларының мәгълүмати иминлеген тәэмин итү чаралары турында фикер алышу утырышның төп мәсьәләсе булды. Читать дальше...



Путин онлайн-тавыш бирүнең бердәм кагыйдәләрен кертү турында законны имзалады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин Россиядә дистанцион рәвештә электрон тавыш бирү үткәрүнең бердәм кагыйдәләрен кертү турындагы законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган. Яңа закон нигезендә, электрон тавыш бирү «Выборы» Дәүләт автоматлаштырылган системасында, сертификация узган һәм Үзәк сайлау комиссиясе таләпләренә туры килә торган башка мәгълүмат системаларында уздырылырга тиеш. Электрон тавыш бирүдән файдалану турындагы... Читать дальше...

Түбән Кама театры «Таң вакыты» спектакле белән Новосибирск фестиваленә бара

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры Новосибирскига — театр фестиваленә җыена. «Узган елның декабрь аенда V Россиякүләм „Один. Два. Три“ камера спектакльләре фестиваленә чакыру алдык. Фестивале 2022 елның 20 -27 мартында Новосибирск шәһәрендә узачак», — дип хәбәр итә театр. «Фестивальнең оештыру комитетына 222 заявка килгән. Конкурс программасына экспертлар советы тарафыннан сайлап алынган 12 спектакль кергән. Алар арасында безнең пластик моноспектакль дә бар», — диелгән хәбәрдә. Читать дальше...

Хөснуллин: Казанда метро төзелеше дәвам итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Россия төбәкләрендә метро төзелеше өлкәсендә эре проектлар төзү дәвам итәчәк. РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин «Россия-24»телеканалына биргән интервьюсында шул хакта белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, метро төзелешенең иң зур күләме — Мәскәүдә. Анда төзелеш бөтенләй туктамый. Әлегә Санкт-Петербургта да төзелеш эшләрен туктатырга җыенмыйлар. «Бүлеп бирелгән эре проектларга һәм инфраструктур бюджет кредитларына килгәндә, мәсәлән, Түбән Новгородта метро төзелешенә без инде керештек. Читать дальше...

Март аеннан уллыкка бала алган гаиләләр арттырылган күләмдәге түләүләр алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Март аеннан башлап, уллыкка яки кызлыкка балалар алган Татарстан гаиләләре арттырылган күләмдә, ягъни индексацияләнгән бер тапкыр бирелә торган түләүләр алачак.  ТР буенча Россия пенсия фонды бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, баланы уллыкка алган вакытта бер тапкыр бирелә торган түләүләр уллыкка алучыларга, опекуннарга, попечительләр яки тәрбиягә бала алган ата-аналарга бирелә. Ел башында мондый ярдәм һәр уллыкка алынган бала өчен 18 886 сум тәшкил итте. Читать дальше...

Балалар лагерьларына кешбэклы юлламаларны 30-31 март төнендә сата башлыйлар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Балалар ялы өчен кешбэк программасы кысаларында юлламалар сату 30-31 март төнендә башлана. РИА Новости язуынча, балалар лагерьларына 1 майдан ял итәргә барырга мөмкин булачак, дип белдерде РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко. Искәртеп узабыз, РФ Президенты Владимир Путин пәнҗешәмбе көнне балалар ялын компенсацияләү буенча узган елныкына охшаш программаны эшләп бетерергә һәм аны май аенда эшләтеп җибәрергә кушты. «Чыннан да, Президентның балалар лагерьларына... Читать дальше...



Башкортстанның өч авылында «коры закон» кертелергә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Күгәрчен районының өч авылында: Югары Мөрсәләй, Ходайбирде һәм Сәлих авылларында яшәүчеләр үз территорияләрендә алкогольле продукция сатуны тыю турында карар кылган. «Башинформ» язуынча, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев билгеләп үткәнчә, гражданнарның мондый хокукы бар. «Спиртлы эчемлекләр сатуны локаль рәвештә тыю республика законы белән билгеләнә, аның проектын район Советы эшли. Әмма Дәүләт Советы депутатлары каравына кергәнче... Читать дальше...

Россия һәм Һиндстан хисапларны илкүләм валютада башкару мөмкинлеген карый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Россия һәм Һиндстан евро һәм долларлардагы исәп-хисаплардан сум һәм рупияләргәге хисапларга күчү мөмкинлеген өйрәнә. РИА Новости хәбәр итүенчә, илләр шулай ук Кытай юанен база валютасы сыйфатында җәлеп итү мөмкинлеген дә карый. Шул ук вакытта Россия Банкына түләүләрне башкару өчен Һиндстанда, ә Һиндстан банкы өчен Россиядә счет ачарга туры киләчәк. Язмадан аңлашылганча, элек түләүләр рупияләрдә һәм сумнарда аз күләмдә кулланылган инде. Мәсәлән, чәй белән тәэмин итү өчен. Читать дальше...

Кемерово өлкәсендә «Бәлеш көне» оештырганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» мәчетенә йөрүче хатын-кызлар «Бәлеш көне» дип аталган кулинар чара үткәрде. Конкурска татар милли ризыклары, гөбәдия, бәлеш, королева ватрушкасы, кабартма, кыстыбый һәм башка күп кенә ризыклар тәкъдим ителде, дип хәбәр итә Россия мөселманнары Дини җыены сайты. Татар мөнәҗәтләре яңгырады, алып баручылар Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итү тарихына, Әхмәд ибн Фадланның Итил елгасына сәяхәтенә багышланган уен викториналары үткәрде, диелә хәбәрдә. Читать дальше...

Тинчурин театры «Кавышабызмы?» проектының өченче сериясен чыгарды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Тинчурин театры «Кавышабызмы?» проектының өченче сериясен чыгарды. « Яңа чыгарылыш белән Тинчурин театрының YouTube-каналында танышып була», — дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге. Бу чыгарылышта яшьләр «Мәхәббәт баскычы» спектакленә беренче «свидание»гә килә. Очрашу ничек уза? Яшьләр арасында мәхәббәт очкыны кабынып өлгерәме? Җавап шушы чыгарылышта, ди оештыручылар.

Су ташый торган машина бәрдереп үтергән баланың ата-анасы җинаять эшен ябуны сораган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Казанда су ташый торган машина астында һәлак булган 7 яшьлек малайның ата-анасы судтан җинаять эшен ябуны сораган. «Татар-информ» агентлыгының үз чыганагыннан билгеле булганча, гаилә җинаятьтә гаепләнүче белән килешү төзергә карар кылган. Һәлакәткә очраган «КАМАЗ» машинасы белән 66 яшьлек Илдар Саттаров идарә иткән булган. Мондый көтелмәгән гариза белән малайның әти-әнисе 10 март көнне узган процесс вакытында чыккан. «Миңа судта катнашу эшен... Читать дальше...

Пермь краенда Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышланган чаңгы ярышы булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Пермь краеның Барда округының «Колос» савыктыру комплексы базасында Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышланган чаңгы ярышы узды. Чарада алты районнан төрле яшьтәге 182 кеше катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Җиңүчеләрне Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән БТК Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков сәламләде һәм бүләкләр тапшырды. Читать дальше...

Красноярск краеның Ачинск шәһәрендә мәчет төзеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Красноярск краеның Ачинск шәһәрендә мәчет төзи башлыйлар. Россия Мөфтиләр шурасы сайтында язылганча, корылма өчен урын килешенгән, проектны тормышка ашыру өчен акча җыю бара. Шәһәрдә 250 меңгә якын кеше яши, алар арасында күп милләтле мөселманнар җәмгыяте дә бар. Узган гасырның утызынчы елларына кадәр биредә мәчет һәм мәхәллә мәктәбе эшләгән, диелә хәбәрдә.

Биектауда 500 балага исәпләнгән яңа мәктәп төзеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ», Александр Хевронин). Биектау бистәсендә 500 укучыны сыйдыра ала торган яңа мәктәп төзелешенә Татарстан Республикасы бюджетыннан 425 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Мондый тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган. Яңа бина барлык тышкы һәм эчке тәмин итү челтәрләренә тоташтырылачак, әйләнә-тирәсе төзекләндереләчәк. Техник документларда лифт һәм күтәрткеч платформа урнаштыру да каралган. Проектның заказчысы — «Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе». Читать дальше...

«Үлемсез полк» акциясе быел оффлайн узарга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Җиңү көненә багышланган һәм ел саен үткәрелә торган «Үлемсез полк» акциясе быел традицион форматта узарга мөмкин. РИА Новости хәбәр итүенчә, бу хакта Дәүләт Думасының гражданлык җәмгыятен үстерү комитеты рәисе урынбасары, «Җиңү волонтерлары» Үзәк штабы рәисе Ольга Занко (Амельченкова) белдерде. «Быел „Үлемсез полк“ акциясе традицион форматта узарга мөмкин. Хәзерге вакытта фикер алышулар бара, карар баш оештыручы белән берлектә кабул ителәчәк», — дип белдергән... Читать дальше...

«Гадел әңгәмә» тапшыруында Зәйнәб Фәрхетдинова катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Гадел әңгәмә» тапшыруының яңа чыгарылышында Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова катнашты. Тапшыруның авторы һәм алып баручысы Гадел Әхмәтҗановка ул яшь калуының сере, әнисе белән бәйле иң якты хатирәләре, сәхнәдә булган кызык очраклар, тормыш иптәше Зөфәр Билаловның ни сәбәпле сәхнәдән китүе һәм башкалар турында сөйләде. «Гадел әңгәмә» тапшыруын «Татар-информ»ның Ютуб каналында карый аласыз .

Мәскәүдә битлек режимы гамәлдән чыгарыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Мәскәүдә сишәмбе, 15 март көнне, саклагыч битлекләрдән файдалану таләбе гамәлдән чыгарыла, дип хәбәр итте башкала мэры Сергей Собянин. РИА Новости язуынча, әлеге карар тән температурасын даими үлчәүгә дә кагыла. Шулай ук Мәскәүдә иртәгәдән эш урыннарында кешеләрне аеру өчен урнаштырылган бүлгечләр кую таләбе дә гамәлдән чыгарыла.


Музыкальные новости
Юрий Шевчук

Военкор Котенок о Шевчуке: "И у этого дед - петлюровец"





Персональные новости
Арцах

Армяне в Великой Отечественной войне: Иван Георгиевич Магакьян





Бөтенроссия татар эшмәкәрләре җыены делегатлары Буа хуҗалыклары белән танышачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). X Бөтенроссия татар эшмәкәрләре җыенында катнашучы делегатлар 17 мартта Буага барып, авыл эшмәкәрләре хуҗалыклары белән танышачак. Делегатларга атчылык, кошчылык, җиләкчелек, кондитер производствосы, тегү цехы юнәлешендә эшчәнлек үрнәкләре турында сөйләячәкләр. Бик-Үти авыл җирлегендә «Дәүләтшин Җ.Н.» КФХ бакчаларын карау ниятләнә. Боерган авыл җирлегендә «Хисамов Р.З.» ат фермасында булачаклар. Исәк авыл җирлегендә Гыймалов И.М., Хәсәнҗанов Р.С. күмәк хуҗалыклары... Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше үлгән. 1942, 1952 елларда туган ике ир-ат һәм 1931, 1952, 1962 елларда туган өч хатын-кыз Covid-19 корбаны булган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Пандемия башланганнан алып, Татарстанда 1791 кеше коронавирустан үлгән.

Татарстанда узган тәүлектә 592 кеше коронавирус йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда 592 кеше коронавирус йоктырган. 57 кеше хастаханәдә дәвалана. Авыручылар арасында 161 бала бар. Авыручыларның күбесе Казан (224 кеше) һәм Чаллы (46 кеше) шәһәрләрендә ачыкланган. Ковид йоктыручылар төбәкнең 41 муниципалитетында теркәлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 14 мартка булган мәгълүмат буенча, пандемия башланганнан алып Covid-19 инфекциясенең 131 150 очрагы теркәлгән. Бу чорда 111 749 кеше (узган тәүлектә ... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда азык-төлекнең җитәрлек күләмдә булуын үзе барып карады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республика складларында төрле азык-төлек запаслары, шул исәптән шикәр, булуын шәхсән үзе күреп ышанды. Ул X5 Retail Group күпләп сату-бүлү үзәгендә булды. Бу турыда ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Шикәр турында күп сораулар килә. Бүген иң зур күпләп сату-бүлү үзәкләренең берсенә кердем, аннан продуктларны кибетләргә илтәләр. Складта товар бар!» — дип язган Миңнеханов үзенең Telegram-каналында. Шул ук вакытта... Читать дальше...

Кырымдагы Хан сараен реставрацияләүне җәмәгатьчелек күзәтеп торачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Кырымның Бакчасарай шәһәрендә «XVI–XIX гасырлар Хан сарае» ансамбле» федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объектында төзекләндерү-реставрация эшләре башлана. Шул уңайдан Кырым мөфтие хаҗи Эмирали Аблаев инициативасы белән контроль, мониторинг, консультацияләргә юнәлтелгән иҗтимагый-эксперт советы оештырылды. Беренче утырыш Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов җитәкчелегендә узды. Бу турыда Россия мөселманнары Дини җыены матбугат хезмәте хәбәр итә. «Хан сарае ... Читать дальше...

Фәрит Уразаев: Бакчачылык — Татарстанда иң зәгыйфь юнәлеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бөтендөнья татар конгрессының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, республикада бакчачылык начар үсеш алганын әйтте. «Бакчачылык — Татарстанда иң зәгыйфь юнәлеш», — диде ул X Бөтенроссия татар эшмәкәрләре җыенына багышланган матбугат очрашуында. Ул быел җыен кысаларында ярминкә-күргәзмәдә беренче тапкыр «бакчачылык һәм бакча культуралары» номинациясе гамәлгә кертелгәнен әйтте. «Россиядә бакчачылык юнәлешендә азык-төлек 12 процент кына җитештерелә. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Пензенские регбистки выиграли первенство России


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Азаренко вышла в 1/16 финала турнира WTA-1000 в Риме


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Синоптик Шувалов: в Москве потеплеет до +15 градусов, заморозки прекратятся





Путин в России и мире
Москва

Появились подробности тайной жизни предложенного Путиным министра обороны


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Марина Василевская передала Александру Лукашенко флаг Беларуси, побывавший на МКС




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Мечтающего по победе Киева Макаревича* проверят на экстремизм


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Песня

Прослушивание Песни исполнителя. Обсуждение таланта и творческих перспектив Артиста.



Москва

Парк культуры и отдыха в Жуковском благоустроят в 2024 году

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net