Мәскәүдә битлек режимы гамәлдән чыгарыла
(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Мәскәүдә сишәмбе, 15 март көнне, саклагыч битлекләрдән файдалану таләбе гамәлдән чыгарыла, дип хәбәр итте башкала мэры Сергей Собянин.
РИА Новости язуынча, әлеге карар тән температурасын даими үлчәүгә дә кагыла. Шулай ук Мәскәүдә иртәгәдән эш урыннарында кешеләрне аеру өчен урнаштырылган бүлгечләр кую таләбе дә гамәлдән чыгарыла.