Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Март
2022
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30
31

Новости за 11.03.2022

Түбән Камада Украинадан күчеп килгән кешеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү пункты ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Түбән Кама Халыклар дуслыгы йортында Украинадан күчеп килгән кешеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү пункты ачылды. «Беренче чиратта, кием-салым, аяк киеме, көнкүреш һәм гигиена әйберләре, канцелярия товарлары кирәк. Болар барысы да бик кирәк. Барлык битараф булмаган түбәнкамалылардан ярдәм кулы сузуларын сорыйбыз», — ди Халыклар дуслыгы йорты директоры Васил Хафизов. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Әйберләр Химиклар ур., 74б адресы... Читать дальше...

«Идел-йорт» театр коллективлары фестиваль-конкурсының иҗат лабораторияләре башлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Ш. Закиров исемендәге «Идел-йорт» XXII театр коллективлары регионара фестиваль-конкурсы кысаларында иҗат лабораторияләрен Түбән Кама татар дәүләт театры башлап җибәрә. Беренче дәресләр 16 мартка билгеләнгән. «Март–апрель айларында республиканың дәүләт театрларында „Режиссура, актерлык осталыгы, грим, пластика“ темасына лабораторияләр эшли», — дип хәбәр итә Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау буенча ресурс үзәге. Читать дальше...

«Әкият» курчак театры Татарстанның өч районында «Мырау батыр» спектаклен күрсәтәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). 14-17 мартта Татарстанның Түбән Кама, Алабуга һәм Зәй районнарында «Әкият» курчак театры «Мырау батыр» спектаклен күрсәтәчәк. Спектакль Нәкый Исәнбәтнең «Мырау батыр» әкиятенә нигезләнгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына театрның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 14 һәм 15 мартта тамашалар Түбән Камада Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театрында, 16 мартта — Алабуга шәһәренең Мәдәният сараенда, 17 мартта Зәйнең «Энергетик» мәдәният сараенда узачак.



Россиядә «Ситимобил» такси хезмәте эшен туктатачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Россиядә «Ситимобил» сервисы эше туктатылачак. Компания такси, электр самокатлары, каршеринг һәм башка хезмәт күрсәтү сервисларын берләштерә. Бу хакта компания матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Эшчәнлекне туктату «Ситидрайв» каршерингына кагылмаячак дип аныклана. «Ситимобил» сервисы акционерлары компания эшчәнлеген туктату турында карар кабул иттеләр. Хезмәткәрләр һәм партнерлар алдында барлык йөкләмәләр гамәлдәге закон кысаларында тулысынча үтәләчәк», — диелә хәбәрдә.

Эльмира Зарипова Татарстанда иң югары хезмәт хакы түләнә торган тармакларны атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда нефть чыгару, эшкәртү сәнәгате, финанс һәм it-тармакта иң югары хезмәт хакы түләнә. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде. «Югары квалификацияле белгечләр һәрвакыт зур акчалар эшли, әмма тагын да югарырак хезмәт хакы түләнә торган тармаклар да бар. Бу – нефть чыгару, файдалы казылмалар табу тармагы, эшкәртү сәнәгате, финанс һәм it-сектор. Кызганыч ки... Читать дальше...

Казанда «Ел укытучысы» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Бүген Казан Ратушасында «Ел укытучысы — 2022» һөнәри осталык шәһәр конкурсына йомгак ясадылар. Анда 400 педагог катнашты. Сынау нәтиҗәләре буенча җиңүне Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатының җәмгыять белеме укытучысы Илсур Җиһаншин яулады, ул конкурсның республика этабында башкала данын яклаячак. Шул ук номинациядә икенче урынны Авиатөзелеш районының 145 нче номерлы лицееның тарих укытучысы Ирек Садыйков алды. Өченче урынны Яңа Савин районының 23 нче номерлы... Читать дальше...

Роскомнадзор Россиядә 14 мартта төн уртасында Инстаграмга керүне чикли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роскомнадзор) 14 март көнне 0.00 сәгатьтә РФ территориясендә Instagram социаль челтәреннән файдалануга чикләү кертү процедурасын төгәлли. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ведомствога сылтама белән хәбәр итә. Роскомнадзор моңа кадәр РФ Генераль прокуратурасы таләбе нигезендә Instagram социаль челтәренә керүне чикләү турында белдергән иде. Регулятор искәрткәнчә, Instagram социаль челтәрендә Россия гражданнары... Читать дальше...

Meta компаниясенә карата санкция кертелсә дә, ул WhatsApp мессенджерына кагылмаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Meta компаниясенә карата санкцияләр WhatsApp мессенджерына кагылмаячак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хокук саклау органнарындагы чыганакка сылтама белән хәбәр итә. Чыганак билгеләп үткәнчә, әлеге мессенджерда мәгълүмат урнаштырылмый, шунлыктан аны сүндерерләр дигән куркыныч юк. «Санкцияләр WhatsApp мессенджерына кагылмаячак. Чөнки ул мәгълүмат урнаштыру урыны түгел, ә аралашу чарасы», - диде ул. РФ Генераль прокуратурасы элегрәк Элемтә, мәгълүмати технологияләр... Читать дальше...



«Россия почтасы» Украинага хат һәм посылкалар кабул итми

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). «Россия почтасы», Украинадан тыш, теләсә кайсы илгә хат һәм посылкалар кабул итә. «Объясняем.рф» порталы Telegram-каналында шундый мәгълүмат китерелә. «Россия почтасы», Украинага бара торганнарыннан тыш, барлык хат һәм посылкаларны да кабул итә», — диелә хәбәрдә. Россия эчендә почта аша җибәрелгән хат һәм бандерольләрнең бәясе үзгәрмәсә дә, халыкара хатлар һәм посылкалар тиздән кыйммәтләнергә мөмкин. 24 февральдә Россия Президенты Владимир Путин Донбассны саклау... Читать дальше...

Эксперт: Visa һәм MasterCard карталары Россиядә эшләвен дәвам итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Бүген Россия банкларының төп бурычларыннан берсе – карталарның гамәлдә булу вакытын озайту. Татарстан Хөкүмәт банкының карта продуктларын үстерү буенча җитәкчесе Светлана Миколенко «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде. «Россия эчендә операция тулы күләмдә, үзгәрешсез башкарыла, чөнки аңа Илкүләм түләү карталары системасы тарафыннан хезмәт күрсәтелә, - дип ачыклык кертте эксперт. – Шунысы кызганыч, Россиядә кайбер очракларда телефон яки смарт-сәгатьләр белән контактсыз түләп булмаячак. Читать дальше...

Пенсия бүлегендә февраль һәм март пенсиясендәге аерманы аңлаттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлегендә республика халкының пенсиясе ни өчен февральдә март аена караганда зуррак булуын аңлаттылар. Матбугат хезмәте хәбәре буенча, әлеге аерма гыйнвар өчен өстәмә түләү белән бәйле, бу айда татарстанлыларга 5,9 процент күләмендәге индексацияне исәпкә алып түләделәр. 1 февральдән исә Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән индексация 8,6 процентка кадәр арттырылды. «Февраль пенсиясе зур булды... Читать дальше...

Чирмешәндә төзекләндерүдән соң Үзәк мәчет ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Бүген Чирмешән авылында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында төзекләндерүдән соң Үзәк мәчет ачылды. Әлеге чарада ремонт эшләрен алып барган меценатлар, иганәчеләр, мәхәллә халкы, район эшмәкәрләре, кайткан кунаклар катнашты. 2021 елның июль аеннан алып 2022 елның февраленә кадәр Чирмешән Үзәк мәчетенең подвал өлешеннән алып төзекләндерү эшләре башкарылды. Эшләрне авыл халкы үзе мәхәллә көче белән җыелган сәдака акчалары хисабына башкарып чыкты. Бу... Читать дальше...

Президент Указы белән Илшат Гафуров коррупциягә каршы көрәш комиссиясеннән чыгарылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Елена Сәлахова). КФУ ректоры Илшат Гафуровны коррупциягә каршы көрәш комиссиясеннән чыгардылар. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сайтында шул хактагы указ дөнья күрде. Шулай ук ТР яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова һәм элеккеге яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та хәзер әлеге комиссиядә юк. Алар урынына комиссиядә Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов һәм ТР Дәүләт Советы каршындагы яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина эшләячәк. «Татар-информ» агентлыгы... Читать дальше...

Facebook, Instagram соцчелтәрләрен файдаланучылар экстремистлар рәтенә кертелмәячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Facebook һәм Instagram социаль челтәрләрендәге аккаунт хуҗалары, Россиядә Meta компаниясен экстремистик оешма дип тапкан очракта, экстремистлар рәтенә кертелмәячәк. Бу хакта «Подъем» басмасы Федерация Советының конституцион закон чыгару һәм дәүләт төзелеше комитеты башлыгы Андрей Клишаска сылтама белән хәбәр итә. «Юк, экстремистлар дип исәпләнмәячәк», - диде ул. Генераль прокуратура элегрәк Meta Platforms Inc. компаниясен экстремистик оешма дип тану һәм Россия... Читать дальше...

Россиядә McDonald’s рестораннары 14 мартта эшләүдән туктаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). 14 мартта Россиянең бөтен территориясендә McDonald’s рестораннары эшләүдән туктаячак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы компаниянең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә. «Операцион, техник һәм логистика белән бәйле кыенлыкларга бәйле рәвештә, 14 марттан McDonald’s компаниясе Россиянең бөтен территориясендәге предприятиеләрендә хезмәт күрсәтүне вакытлыча туктатырга ниятли. Компания офисы элеккеге тәртиптә эшләвен дәвам итәчәк», - диелә хәбәрдә. Компаниядә рестораннарның тоткарлыксыз эшләвенә гарантия бирә... Читать дальше...

Мөхәммәтшин: Йорт хайваннарын асрау мәсьәләсе буенча Думага янә мөрәҗәгать итәчәкбез

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентының йорт хайваннарын асрауга кагылышлы закон чыгару инициативасы белән Дәүләт Думасына кабат мөрәҗәгать итәчәген искәртте. ТР Дәүләт Советы президиумы утырышында ул шулай дип белдерде. «Узган җәйдә Дәүләт Советы закон чыгару инициативасы тәртибендә Дәүләт Думасына хайваннарын теркәү, борынчыктан башка урамда йөртүне тыю, ауланган этләрне уен мәйданчыклары, балалар бакчасы, мәктәп... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Телеграмда каналын ачкан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Телеграмда каналын ачкан. Беренче постка ул татарча «Исәнмесез!» дип язып куйган. Телеграмда канал ачуы хакында ул Инстаграмда да хәбәр иткән. «Телеграмда канал ачарга булдым. Барыгызны да чакырам. ВКонтактедагы бит турында да онытмагыз», — дип язган. Рөстәм Миңнехановның 17.08 сәгатьтә ачылган каналына ун минутта 1700 кеше язылган. Каналга сылтамага кереп язылырга мөмкин.

Фатих Әмирхан, татарларның эчүчелеккә бирелүенә әрнеп, Лев Толстойга хат язган булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студенты Ләйсән Ихсанова татар язучысы Фатих Әмирханның XX гасыр башы публицистик мирасында иҗтимагый һәм милли проблемаларын өйрәнгән. Ул әдипнең, татар халкының эчүчелеккә бирелүенә борчылып, Лев Толстойга хат язганын ачыклаган. «Эчүчелек чиренең татар халкы арасына керә баруына әрнүен белдереп, рус әдәбияты язучысы Лев Толстойга 1910 елда хат яза. Әлеге хатта автор Толстойга милләт исеменнән мөрәҗәгать итә. Читать дальше...

Яңаюл шәһәре татарлары «Үзбәкстан – безнең уртак йортыбыз» дигән проектта катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). 24 февральдә Үзбәкстанның Яңаюл шәһәрендә шәһәр хокимияте татар, рус, корея һәм казах милли-мәдәни үзәкләре белән берлектә «Үзбәкстан — безнең уртак йортыбыз» дигән девиз белән чара үткәрде. Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, анда шулай ук Мәдәният йорты һәм «Баркамол авлод» оешмасы да катнашты. «Чара дусларча һәм җылы мохиттә узды, чөнки күпмилләтлелек анда катнашучыларның биюләрен, җырларын һәм шигырьләрен тагын да матурайтып җибәрде. Читать дальше...


Музыкальные новости
Тимати

Ярко-оранжевый или леопардовый: невеста Тимати на Мальдивах соблазняет огненными купальниками





Персональные новости
РПЛ

В РПЛ сменился лидер турнирной таблицы





«Виртуаль татар теле кабинеты» бәйгесе игълан ителә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы «Виртуаль татар теле кабинеты» бәйгесе игълан ителә. Конкурс Россия Федерациясендә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына, Татарстан Республикасында цифрлаштыру елына һәм Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышлана. Бу турыда конгресс хәбәр итте. Бәйгенең шартлары белән әлеге сылтама буенча танышып була. Материаллар татар телендә кабул ителә, диелә хәбәрдә.

Яшь укытучы: Галимҗан Ибраһимов кушаматның кеше язмышына тискәре йогынтысын күрсәткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студенты Динара Рәхимова әйтүенчә, язучы Галимҗан Ибраһимов «Татар хатыны ниләр күрми» повестендә кушаматларның кеше язмышына тискәре йогынты ясау мисалын чагылдырган. «Галимҗан Ибраһимовның „Татар хатыны ниләр күрми“ повестен укый башлау белән, андагы кушаматларга игътибар иттем. Кушаматлар төп образ — Гөлбануның бәхетсезлегендә зур роль уйный, тормышына тискәре йогынты ясый. Ике гаилә арасындагы җәнҗал үз-үзен үтерер дәрәҗәгә җиткерә. Читать дальше...

Тукай премиясенә кандидатлар исемлеге билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә быелгы кандидатлар исеме билгеле. Комиссиягә 25 гариза килгән. Шулардан 19 кандидат премиягә дәгъва итә. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесенә үз чыганакларыннан билгеле булды. Флера Гыйззәтуллина  — «Яну дәверләрендә» (ТКН, 2013), «Вөҗдан үре — йөрәк түре» (ТКН, 2016) китаплары өчен; Ләбиб Лерон  — «Җил көймәсе» («Мәгариф», 2009), «Әкиятче малай» (ТКН, 2016) китаплары өчен Николай Алешков  — тәрҗемәләре һәм «Жизнь моя»... Читать дальше...

Прокуратура Роскомнадзордан Instagram, Facebook челтәренә керүне чикләүне таләп итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Донецк һәм Луганск халык республикаларын яклау максатыннан үткәрелә торган махсус операциягә бәйле рәвештә, Instagram социаль челтәрендә Россия гражданнарына, шул исәптән хәрбиләргә карата көч куллануга чакырган хәбәрләр таратыла, шулай ук Россия территориясендә массакүләм тәртипсезлекләрдә катнашуга чакырган мәгълүмат урнаштырыла. Шуңа бәйле рәвештә, РФ Генераль прокуратурасы Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә... Читать дальше...

Шимбә көнне Татарстанда -28 градуска кадәр салкын булуы көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә тагын суытачак. Төнлә һәм иртән һава температурасы -28 градуска кадәр түбәнәергә мөмкин. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта кисәтә. 12 мартта алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, җил талгын, юлларда бозлавык барлыкка киләчәк, явым-төшем ихтималы аз. Республика территориясендә төнлә температура -17..-22, урыны белән 25..-28 градуска кадәр түбәнәя, көндез -6..-11 градус тәшкил итәчәк.

Казанда X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). 16-18 мартта Бөтендөнья татар конгрессы X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 40 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 500 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелачак. Өч көнлек прогрммада дискуссион мәйданчыкларда эшләү, пленар утырыш, шулай ук Татарстанның Буа районына сәфәр каралган. Бу турыда конгресс хәбәр итте. Җыенның рәсми ачылышы 16 мартта ТР Фәннәр Академия бинасында узачак. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Пензенские регбистки выиграли первенство России


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Уимблдон

Медведев рассказал, как ударился головой перед матчем с Уиллисом на Уимблдоне в 2016 году


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Проблемы экологии Каспийского моря обсудили в Москве представители России и Азербайджана





Путин в России и мире
Москва

Пара из Орловской области связала себя узами брака на Всероссийском свадебном фестивале на ВДНХ


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Марина Василевская передала Александру Лукашенко флаг Беларуси, побывавший на МКС




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Мечтающего по победе Киева Макаревича* проверят на экстремизм


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Игорь Бутман

ЖКП: музыкант Игорь Бутман описал Пугачеву тремя буквами



Москва

«Угроза нового заморозка»: Позднякова предупредила дачников об ухудшении погоды

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net