«Әкият» курчак театры Татарстанның өч районында «Мырау батыр» спектаклен күрсәтәчәк
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). 14-17 мартта Татарстанның Түбән Кама, Алабуга һәм Зәй районнарында «Әкият» курчак театры «Мырау батыр» спектаклен күрсәтәчәк. Спектакль Нәкый Исәнбәтнең «Мырау батыр» әкиятенә нигезләнгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына театрның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 14 һәм 15 мартта тамашалар Түбән Камада Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театрында, 16 мартта — Алабуга шәһәренең Мәдәният сараенда, 17 мартта Зәйнең «Энергетик» мәдәният сараенда узачак.