Air Astana компаниясе Россиягә рейсларны туктатачак
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Казахстан авиакомпаниясе Air Astana Россиягә һәм аның территориясенә очуны туктатачак. Бу хакта авиакомпания матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә. «Авиакомпания, рейсларны янәдән гамәлгә кертү өчен, Казахстан хакимияте белән бу мәсьәләләрне хәл итәчәк. Air Astana пассажирларга сатып алган билетлар өчен акчаны кире кайтара. Моның өчен билет сатып алган урынга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Билет өчен акча тулы күләмдә кайтарылачак.