Биектауда 500 балага исәпләнгән яңа мәктәп төзеләчәк
(Казан, 14 март, «Татар-информ», Александр Хевронин). Биектау бистәсендә 500 укучыны сыйдыра ала торган яңа мәктәп төзелешенә Татарстан Республикасы бюджетыннан 425 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Мондый тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.
Яңа бина барлык тышкы һәм эчке тәмин итү челтәрләренә тоташтырылачак, әйләнә-тирәсе төзекләндереләчәк. Техник документларда лифт һәм күтәрткеч платформа урнаштыру да каралган.
Проектның заказчысы — «Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе». Тендерда катнашу өчен гаризалар агымдагы елның 18 мартына кадәр кабул ителәчәк. Мәктәп төзелеше 2022 елның 20 декабренә кадәр тәмамланырга тиеш.