Балалар лагерьларына кешбэклы юлламаларны 30-31 март төнендә сата башлыйлар
(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Балалар ялы өчен кешбэк программасы кысаларында юлламалар сату 30-31 март төнендә башлана.
РИА Новости язуынча, балалар лагерьларына 1 майдан ял итәргә барырга мөмкин булачак, дип белдерде РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко.
Искәртеп узабыз, РФ Президенты Владимир Путин пәнҗешәмбе көнне балалар ялын компенсацияләү буенча узган елныкына охшаш программаны эшләп бетерергә һәм аны май аенда эшләтеп җибәрергә кушты.
«Чыннан да, Президентның балалар лагерьларына юлламалар өчен кешбэк программасын 2022 елда озайту турындагы карары безнең гражданнар өчен бик кирәк. Программа былтыр бик популяр булды. 420 мең бала 2,4 мең лагерьда ял итте. Ул вакытта гражданнар 10 миллиард сумга якын бәядә юлламалар сатып алган. Шуның 5 миллиард сумга якыны кире кайтарылган», — диде Чернышенко вице-премьерлар катнашында узган киңәшмәдә.