Тинчурин театры «Кавышабызмы?» проектының өченче сериясен чыгарды
(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Тинчурин театры «Кавышабызмы?» проектының өченче сериясен чыгарды.
« Яңа чыгарылыш белән Тинчурин театрының YouTube-каналында танышып була», — дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Бу чыгарылышта яшьләр «Мәхәббәт баскычы» спектакленә беренче «свидание»гә килә. Очрашу ничек уза? Яшьләр арасында мәхәббәт очкыны кабынып өлгерәме? Җавап шушы чыгарылышта, ди оештыручылар.