Россиядә 26 гыйнвардан беренче тапкыр тәүлеккә 80 меңнән азрак кешедә ковид табылган
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус йоктыруның расланган очраклары тәүлек эчендә 79 863кә арткан һәм гомуми сан 16 941 656га җиткән. Бу хакта якшәмбе көнне коронавирус инфекциясенә каршы федераль оператив штабта журналистларга сөйләделәр, дип яза ТАСС. Шулай ук, 26 гыйнвардан башлап беренче тапкыр илдә көненә 80 меңнән дә азрак очрак ачыкланган. Коронавирустан тәүлек эчендә 149 060 авыру савыккан, гомуми сан — 14 567 976.