Сарман районында яшәүче үзе ясаган уен коралларында уйный
(Сарман, 6 март, «Татар-информ», « Сарман »). Сарман районының Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Мөнәвир Вәлиев бик күп төрле музыка уен кораллары ясый. Алар арасында гармун, тальян, кубыз, варган кубыз, тукмак бәләк, трещетка, яңгыр таягы, башкорт, татар һәм төрле тональлектәге курайлар бар. «Әткәй белән әнкәй безне — дүрт баланы җыр-моңга гашыйк итеп үстерделәр. Әткәй бик матур итеп тальянда уйный иде. Гармунда уйнау сәләте аннан күчкән безгә, училищеда укыганда ясаган кураема да 42 ел була», — ди Мөнәвир абый.