Кукмарада социаль ипотека йортына күченделәр
(Кукмара, 5 март, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Алсу Сәләхетдинова). Кукмара шәһәренең Гафиятуллин урамында «Социаль ипотека» программасы нигезендә төзелгән 40 фатирлы йорт ияләренә тапшырылды. Әлеге йорттан фатирларның егермесе — бюджет системасында хезмәт куючыларга, өчесе — табибларга, тугызы — ятимнәргә, ә сигезе биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә бирелде. Төзелешнең генераль подрядчысы — «РСК» җәмгыяте. Йорт төзү эшенә узган елның апрель аенда тотынган булганнар, бер елга якын вакыт эчендә ул инде сафка да басты, диелә хәбәрдә.