Үзәк банк: Visa һәм MasterCard карталары Россиядә эшләвен дәвам итәчәк
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Россия банкларының Visa һәм MasterCard түләү системалары белән чыгарылган барлык карталары гамәлдә булу вакыты чыкканчы Россия территориясендә гадәти режимда эшләячәк. Бу хакта РФ Үзәк Банкы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Илдә алар буенча операцияләр түләү карталарының милли системасында эшкәртелә һәм санкцияләр аларга йогынты ясамый. Клиентларның мондый карталарга бәйле счетларында акчалары тулысынча сакланган һәм аларны кулланырга була», — диелә Үзәк Банкның матбугат хезмәте хәбәрендә. Шуңа бәйле рәвештә, Россиядә мондый карталарны кулланучылар банкоматларда операцияләр үткәрә, карта белән түли һәм картадан картага акча күчерә ала. Шул ук вакытта Visa һәм MasterCard карталары аша чит илләр белән бәйле операцияләр туктатыла. Бу чит ил интернет-кибетләрендә сатып алу өчен түләүгә дә, чит илләрдә карталарны куллануга да кагыла. Шул рәвешле, Россия Банкы чит илгә чыккан вакытта валюта, шулай ук «Мир» картасы кулланылган илләргә шундый карта алырга тәкъдим итә. Хәзерге вакытта бу — Төркия, Вьетнам, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Көньяк Осетия һәм Абхазия. Россиягә карата санкцияләр РФ Президенты Владимир Путинның Украинада махсус хәрби операция башлану турында белдерүеннән соң катгыйланды.