Питрәч районының татар теле укытучысы «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсында катнаша
(Питрәч, 6 март, «Татар-информ», «Алга» , Люция Сираҗиева). Питрәч районының Көек бистәсендәге күппрофильле «Прогресс» лицее быел сентябрь аенда ачылды, ә аның хезмәткәрләре уңышларга ирешә һәм учреждениенең абруен күтәрә. Татар теле укытучысы Рушания Бәдретдинова «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсында катнаша. Ул районнан өч хезмәттәше белән бергә Балык Бистәсендә узган зона этабында уңышлы чыгыш ясады, истәлекле сертификат алды. Киләсе этапка уздылармы-юкмы, әлегә билгесез. Рушания Бәдретдинованың укыту стажы — 26 ел. Элек ул Казанда 83нче лицейда эшләгән. Салмачы бистәсендә яшәгәч, эшкә йөрергә ерак булган, ул Көектәге яңа белем бирү учреждениесенә күчәргә була. «Башта авыр булыр дип борчылдым. Ә хәзер бу мәктәптә инде 10 ел эшлим дигән хис туа. Балалар да әйбәт, коллектив та бердәм. Эштә кичкә кадәр утырам, һәм мин моннан бик канәгать», — ди Рушания Бәдретдинова. Балаларда татар теле дәресләре атнага ике тапкыр уза, укытучы шулай ук сыйныф җитәкчелеген дә үз өстенә алган. «Ел укытучысы»нда ул лицей данын яклау өчен катнашырга булган. «Мәктәпкә ярдәм итәсе килә. Безнең лицей турында районда гына түгел, республикада да белүләрен телим», — диде Рушания Бәдретдинова. Конкурсның зона этабында Питрәч районын тагын 3 кеше тәкъдим итте: башлангыч сыйныф укытучылары Ирина Шәйхетдинова (Царево авылындагы «Прогресс» лицее) һәм Энҗе Шәйхетдинова (Питрәч беренче мәктәбе), шулай ук химия укытучысы Милена Ваһапова («Алгоритм» лицее, Көек).