Цифрлы үсеш министрлыгы дәүләт органнарына Telegram һәм «ВКонтакте»га күчәргә кушты
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы Россия дәүләт органнарына Telegram мессенджерында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә аккаунт булдырырга тәкъдим итте. Бу хакта Вице-премьер Дмитрий Чернышенко аппаратының матбугат хезмәте хәбәренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә. Министрлык мәгълүматларына караганда, Россиянең күп кенә сайтлары хәзер профессиональ булмаган мәйданчыкларда урнаштырылган. Сайтларны максималь дәрәҗәдә тиз күчерү өчен «Яндекс», «Ростелеком» һәм VK сервислар бирергә әзер. Моннан тыш, вице-премьер Дмитрий Чернышенко министрлыкларга илнең мәгълүмат инфраструктурасын яклау буенча беренче чиратта эшләнелергә тиеш булган чаралар әзерләргә кушты. Федераль һәм региональ хакимият органнарының цифрлы трансформация җитәкчеләре белән узган киңәшмәсендә Чернышенко оештыру чаралары һәм киберкуркынычларга каршы көрәш буенча һәр төбәктә һәм федераль органда җаваплы бүлекчәләрне билгеләү кирәклеген әйтте. «Хәзер иң мөһиме — әлеге һөҗүмнәргә каршы тору өчен тиз арада җавап гамәлләр булдыру. Кирәкле инфраструктура, саклау системасын тәэмин итеп, оператив рәвештә үсәргә тиеш», - дип ассызыклады вице-премьер. Искәртеп үтәбез, Россиягә карата санкцияләр РФ Президенты Владимир Путинның Украинада махсус хәрби операция башлану турында белдерүеннән соң катгыйланды. Берничә зур компания Россия территориясендә үз эшчәнлеген туктатып тору турында игълан итте.