Төмән өлкәсе вәкилләре Татарстан белән тыгызрак багланышлар кирәк, дип саный
(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Төмән өлкәсе татар иҗтимагый оешмаларының координацион советы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиле Ринат Насыйров фикеренчә, Татарстан башка төбәкләр белән яңа элемтә корырга тиеш. Ул «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә бүген Татарстан белән мөнәсәбәтләр юридик, икътисади яктан ныгытылмаганын әйтте. «Төбәк мәгарифне үстерү институты килә монда, ләкин консультатив орган буларак кына. Икътисади бәйләнмәгәч эшләп булмый бит. Читать дальше...