Түбән Кама шәһәр Советы депутаты халыкны шәхси сораулары буенча кабул итәчәк
(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Чәршәмбе, 24 февральдә, Түбән Кама мэры урынбасары, Түбән Кама шәһәр Советы депутаты Марина Камелина халыкны шәхси сораулары буенча кабул итә. Очрашу 16.00 — 17.00 сәгатьләрдә узачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. 41-71-95 телефоны буенча алдан язылырга һәм өстәмә мәгълүмат алырга мөмкин.