Чүпрәле районының бер авылында Фәрит Азизов истәлегенә татарча көрәш турниры булды
(Чүпрәле, 23 февраль, «Татар-информ», «Туган як» , Гөлия Фәизова). Чүпрәле районының Түбән Каракитә авылында Фәрит Азизов истәлегенә татарча көрәш турниры булды. Турнирда Каракитә, Татар Бизнәсе, Шланга, Кече Чынлы, Иске Чүпрәле авылларыннан яшь көрәшчеләр катнашты.
Ачылу тантанасында район башлыгы Марат Гафаров катнашты. Ярышлар Ватанны саклаучылар көне һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды. Район башлыгы ярышларда катнашучыларны сәламләде, аларга уңышлар һәм җиңүләр теләде.
«Сезгә карап, тагын меңләгән ир-малайларның көрәш келәменә киләчәгенә һәм чын батырлар булуларына ышанычымны белдерәм», — диде Марат Гафаров.
Тантана кысаларында район башлыгы Татар Бизнәсе авылында туып-үскән Раил Камалованың ирешкән уңышларын билгеләп үтте, ул шушы көннәрдә билбау көрәше буенча Россиянең спорт мастеры булды һәм аңа бүләк тапшырды.
Шулай ук, чарада Әфганстанда сугышкан сугышчы-интернационалистларга, Фәрит Азизовның сеңлесе Наилә Җиһаншинага аерым игътибар күрсәтелде.
Авыл җирлеге башлыгы Рәфик Җамалетдинов Фәрит Азизовның «Көрәш» спортын үстерү өчен башкарган эшләрен билгеләп үтте. «20 февраль — Фәрит Азизов истәлегенә көрәш буенча традицион турнир уздыру көне буларак гамәлгә куелачак», — дип төгәлләде җирлек башлыгы.
Турнирда җиңүчеләргә медальләр, грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.