Кукмара паркында Әнис, Сэнди һәм Хәят кушаматлы тиеннәр яши
(Кукмара, 23 февраль, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Ризилә Корбанова). Кукмара паркында Әнис, Сэнди һәм Хәят кушаматлы тиеннәр ничек яши. Паркны карап торучы Нурлыхода Минһаҗева тиеннәрнең холкын өйрәнеп бетергән инде, ул аларны бик җиңел аера һәм исемнәре белән эндәшә. Үткән елның декабрь аенда Кукмара шәһәренең Атлас Булатов исемендәге мәдәният һәм ял паркында матур, йомшак йонлы җәнлекләр яши башлавы турында язган идек. Өч Алтай тиене агач өйләре булган махсус вольерга урнаштырылды. «Әле яңа гына ашарларына бирдем, өчесе дә йөгереп йөри иде, шул арада ояларына кереп тә киткәннәр. Әз генә көтәргә кирәк, хәзер чыга алар. И-и, тиктормас инде үзләре, сугышкан, куышкан булалар, карап туймаслык. Сэнди, Сэнди, чык әле безнең янга, менә мин сезгә Әстерхан чикләвеге алып килдем. Әмма дә үткен, өлгер инде Сэнди, хәзер башкалар җитешкәнче, чикләвекләрне оясына ташып та бетерәчәк», — дип, Нурлыхода апа җәнлекләрне чакырырга кереште. Чыннан да, озак көттермәде: агач башында хәйләкәр тиен күренде. Ул, шул арада бер-бер артлы Әстерхан чикләвекләрен эләктереп, оясына үрмәләде. Сэнди тәрбияче апасына ияләнгән, вольерны җыештырганда да курыкмый, хәтта янына төшә икән. Нурлыхода апа үзе дә җәнлекләрнең холкын өйрәнеп бетергән, аларны күреп аера, исемнәре белән эндәшә: кызлар — Сэнди белән Хәят, ә малай — Әнис. Ни өчен әлеге исемнәрне кушканымны белмим, күңелемә ничек килде, шулай атадым, диде. Тиеннәр Әстерхан, эрбет, урман чикләвеге ярата, кабак орлыгы, көнбагыш һәм башка продуктлар ашыйлар. Аларга ризыкларны шәһәр башкарма комитетыннан китерәләр. Район халкы һәм кунаклар да тиеннәрне сыйлый ала. Әмма моның өчен вольерда урнаштырылган белешмәлекне укырга, игътибар белән өйрәнергә кирәк. Анда җәнлекләргә нәрсә ашатырга ярамавы, тәкъдим ителгән рацион язылган.