Казанда карлы яңгыр сулары баскан юлдан машиналарга «йөзеп» чыгарга туры килә
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда карлы яңгыр сулары баскан урамны видеога төшергәннәр. Видеоязманы «Татар-информ»га Казанда машина йөртүчеләрнең берсе җибәде. Аның сүзләренчә, видео бүген иртәнге унынчы яртыда Халитов урамында Компрессор заводы тирәсендә төшерелгән. Кадрларда тар урам юлларын тулысынча су басуы күренә. Кар һәм яңгыр аркасында барлыкка килгән күлләвек шактый тирән - су биеклеге машина уртасына кадәр җитә. Машина йөртүчеләргә «йөзеп» чыгарга туры килә.