Лубян урман-техник көллияте студенты Татарстанның махсус дәүләт стипендиясен алды
(Кукмара, 13 гыйнвар, «Татар-информ», «Хезмәт даны» , Эльвира Мөбәракшина). Лубян урман-техник көллияте студенты Татьяна Антропова Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендиясен алды. Казанда Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендиясенә ия булучыларны һәм «Татарстан Республикасының яшь галиме — 2020» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бу хакта Лубян урман-техник көллиятендә хәбәр иттеләр. Махсус дәүләт стипендиясен 90 кеше алды. Аларның берсе — Лубян урман-техник көллиятенең 43нче бакча-парк төркеме студенты, студентлар советы рәисе Татьяна Антропова. Әлеге стипендия укуда яхшы билгеләргә өлгерүче, фәнни-гамәли конференция һәм фән олимпиадаларында җиү яулаган, призлы урын алганнарга бирелә.