Алексеевск районының ике мәктәбендә шахмат зоналары ачылды
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). «Мәгариф» илкүләм проекты буенча Алексеевск районының ике мәктәбендә шахмат зоналары ачылды. Беренче шахмат өстәлләре һәм такталар авыл мәктәбе һәм Түбән Тигәнәле авылы милли мәгариф үзәге укучыларына тапшырылды. Бу вакыйга белән балаларны район башлыгы урынбасары Галина Белова, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Людмила Кирюхина һәм башка кунаклар котлады. Мәктәп директоры һәм укучылары район Советы депутаты Рәмис Кәбировка шахмат җайланмасы өчен рәхмәт әйтте. Бу хакта «Заря» газетасы яза. Тантаналы ачылыштан соң, малайлар һәм кызлар өчен шахмат уены буенча мастер-класс үткәрделәр. Парламентарий мәктәп балаларына ике шахмат өстәле, шахмат тактасы һәм шахмат сәгате бүләк итте.