Татарстан Covid-19 йоктыручылар саны аз булган төбәкләр арасында
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Covid-19 коронавирусы белән авыручылар саны арту түбән булган төбәкләр арасында кала. Бу хакта стопкоронавирус.рф сайты хәбәр итә. «Бер тәүлектә иң түбән үсеш булган субъектлар: Калмыкия Республикасы, Татарстан Республикасы — 0,7 процент», — диелә инфекция белән көрәш буенча федераль оператив штаб хәбәрендә. Авыручылар саны Ханты-Мансийск автоном округында һәм Дагыстанда әкрен үсә — көненә 0,6 процент. Авыру очраклары Мәскәүдә, Ямал-Ненец автоном округында, Карачай-Черкесия, Кабардино-Балкария, Марий Эл, Чувашия, шулай ук Краснодар краенда тиз үсә. Бу төбәкләрдә көнлек үсеш 0,8 процент. Шул ук вакытта Covid-19 белән авыручылар саны Россия буенча тәүлегенә 1,1 процентка арта. Алдарак «Татар-информ» узган тәүлектә Татарстанда яшәүче 62 кешенең коронавирус йоктыруын хәбәр иткән иде. Тулаем алганда, илдә 20 985 очрак ачыкланган.