Рөстәм Миңнеханов Сколково фән һәм технологияләр институтында булды
(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сколково фән һәм технологияләр институтында (Сколтехта) булды. Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Институт эшчәнлеге белән танышты, фәнни лабораторияләрдә булды һәм Сколтех стеналарында эшләнелә торган инновацион проектларны бәяләде. Президентка 5G технологияләре, цифрлы авыл хуҗалыгы, фотон интеграль схемалар, натрий-ион аккумуляторлар җитештерү һәм башкалар өлкәсендәге эшләнмәләрне тәкъдим иттеләр. Соңгы проектларның берсе — биналарны ремонтлау өчен яңа буяу булдыру. Ул инновацион составы хисабына биналар дезинфикацияли ала. Рөстәм Миңнеханов инновацион буяу эшләүчеләрне Нефть-газ химиясе форумында катнашу өчен Татарстанга чакырды. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты энергияне саклау һәм мәгариф программалары буенча Сколтех эшләнмәләре белән танышты. Рөстәм Миңнеханов мәктәп укучыларын, биолог студентларны һәм булачак медикларны укыту өчен тәкъдим итә торган виртуаль чынбарлык күзлекләрен карады. Татарстан компанияләре дә Сколковода үз тикшеренү үзәкләрен урнаштырдылар. «Татнефть» нефть-газ ятмаларын эзләү, нефть һәм газ эшкәртү, ресурсларны саклау, IT‑технологияләр, авыр нефтьләр, экология проектлары, интеллектуаль ятмаларны эшкәртү һ.б. өлкәсендә тикшеренүләр алып бара, компания вәкилләре Сколково белән хезмәттәшлек нәтиҗәләрен уңай бәяләделәр һәм РФ буенча АЗС төзүдә яңа технологияләр тәкъдим иттеләр. «КАМАЗ» компаниясе вәкилләре Рөстәм Миңнехановка тикшеренүләрнең төп юнәлешләре турында сөйләделәр, алар арасында — электр һәм энергияне нәтиҗәле тотучы транспортны, пилотсыз идарә системасын үстерү, төрле цифрлы платформалар булдыру.