Башкортстанда «Мөхсин» мәчетенә ярымай куелды
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). 25 июньдә Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә тантаналы рәвештә «Мөхсин» мәчет манарасына ярымай куелды. Бу хакта «Туган як» газетасына сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, узган елның сентябрь башында Башкортстанның Октябрьский шәһәренең Мулла микрорайонындагы «Мөхсин» мәчетендә янгын чыкты, ул бик зур зыян күрде.
Битараф булмаган кешеләр ярдәме белән «Мөхсин» мәчетендә мәчет манарасы төзелеше тәмамланды. Ул кран ярдәмендә егерме метр биеклеккә күтәрелде һәм эретеп ябыштыручылар тарафыннан манарга беркетеп куелды. Эчке бүлмәләрнең гомуми мәйданы якынча 140 квадрат метр, манараның өске ноктасы буйлап биеклеге 22 метр тирәсе тәшкил итә, диелә хәбәрдә.