Миңнеханов: Татарстан һәм Ислам хезмәттәшлеге илләре товар әйләнеше 83 процентка артты
«KazanForum»ның чираттагы көнен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов очрашудан башлады. Бу юлы ул Ислам хезмәттәшлеге оешмасы делегациясе белән аралашты, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Миңнеханов кунаклар белән күптән түгел Африкага (Гамбия) сәфәре турында җылы истәлекләре белән уртаклашкан. Ул анда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) катнашучы-илләре дәүләт башлыклары һәм хөкүмәтләре саммитында катнашу өчен барды.
ТР Рәисе Россия делегациясен яхшы кабул иткәне өчен Ислам хезмәттәшлеге оешмасына рәхмәт белдергән һәм оешманың Генераль секретаренә сәламләү сүзләрен җиткерергә кушкан. Республика җитәкчесе шәхсән үзе «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме кысаларындагы барлык инициативаларны хуплавын ассызыклады.
«Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре ачык, безгә һәрвакыт теләктәшлек белдерә. Республиканың Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән товар әйләнеше узган ел йомгаклары буенча 83 процентка артты. Бу бик җитди перспективалар турында сөйли», - ди Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов Россиядә Исламга җитди игътибар бирелә дигән фикерне аерым җиткергән. Моны РФ Президенты Владимир Путинның «Kazanforum»га федераль статус бирү карары дәлилли.
Искәртеп үтик, күптән түгел Татарстан Рәисе РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының халыкара эшләр комитеты рәисе Леонид Слуцкий белән Казан Богородица монастыре комплексын торгызу турында фикер алышты. Казанга «Kazanforum»га килгән кунак республика җитәкчесенә кирәкле эшләрне башкаруда партиядән ярдәм күрсәтергә тәкъдим итте.
- «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 14-19 майда уза. 15 майда төп программа башланды. Барлыгы 12 төрле юнәлеш буенча 125 тематик сессия оештырылачак — тулы программа белән халыкара чара сайтында танышырга була. Kazan Forum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Путин карары буенча 2023 елдан вакыйгага федераль статус бирелде.