Татарстанда тагын өч кеше коронавирустан үлгән
(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясеннән үлгән. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, коронавирустан 1941 һәм 1953 елгы хатын-кызлар, шулай ук 1938 елгы ир-ат үлгән. «Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланды», — дип искәрттеләр ведомствода. Шул рәвешле, Татарстанда Covid-19 корбаннарының гомуми саны 478гә җитте.