Казан мәктәбендә зыян күргән балалар арасында Баулыда туган яшүсмер дә булган
(Баулы, 11 май, «Татар-информ», «Баулы-информ» ). Казанның 175нче гимназиясендә Баулы шәһәрендә туган 14 яшьлек яшүсмер дә зыян күргән. Хәзер Тимур З. Республика балалар клиник хастаханәсендә, аның хәле авыр дип бәяләнә. Малайның әтисе Марат З. сөйләвенчә, ике ел элек аның ике улы әниләре белән Баулыдан Казанга күчкән. «Баулы-информ» хәбәрчесе белән аралашканда Маратның Казанга улы янына килеше булган. Тимурның әтисе сүзләренчә, ул авыр хәлдә — укучының үпкәсе яраланган. Соңрак Тимурга ашыгыч рәвештә операция ясаулары билгеле булды. Читать дальше...