Чүпрәле район үзәк хастаханәсе медицина хезмәткәрләре - зона спартакиадасы җиңүчесе
(Чүпрәле, 6 май, «Татар-информ», « Туган як »). Татарстанның биш районыннан кунаклар Чүпрәлегә зур чарага җыелды. Биредә медицина хезмәткәрләре арасында киң күләмле чара — «Сәламәтлек-2021» дигән зона спартакиадасы узды. Тантаналы ачылыш «Алтын» спорт комплексында узды. Спорт бәйрәмендә Тәтеш, Буа, Кама Тамагы, Апас һәм Кайбыч районнары һәм, әлбәттә инде, хуҗалар –район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре катнашты. «Бүген ярышларда гадәти булмаган ике йөзгә якын спортчы, һөнәрләре белән халкыбызның сәламәтлек сагында торучылар катнаша. Читать дальше...