Ирек Кашапов һәм Айгөл Хәйруллина «Татарстанның атказанган артисты» булды
(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары Ирек Кашаповка һәм Айгөл Хәйруллинага «Татарстанның атказанган артисты» мактаулы исем бирелгән. Бу хактагы боерыкка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имза куйган. Камал театры матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, артистлар театр сәнгате үсешенә өлеш керткән өчен бүләкләнгән.