Ульяновск өлкәсе иҗат әһелләре «Илаһи моң» фестиваль-бәйгесендә сынатмады
(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Россия Ислам институты һәм Казанның «Гөлзадә» иҗат студиясе татар халык авыз иҗаты әсәрләре һәм рухи мирасы үрнәкләрен башкару буенча «Илаһи моң» фестиваль-бәйгесенә старт биргән иде. Мәртәбәле фестиваль-бәйгедә Ульяновск өлкәсе иҗат әһелләре дә югары дәрәҗәдә чыгыш ясады һәм уңышка иреште. Татар мәдәният үзәгенең «Урама» фольклор ансамбле «Әдәби мирас үрнәкләрен башкару. Бәетләр» номинациясендә үзләрен сынап карадылар һәм 1нче дәрәҗәле дипломга ия булдылар. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә. Читать дальше...