Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгенең юбилей концерты булды
(Казан, 8 май, «Татар-информ»). 20 ел дәвамында халык иҗатын саклау һәм үстерү, патриотик тәрбия, культураны күтәрү, ял оештыру, татар телен саклау юнәлешендә эш алып барган Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгенең «Сезнең белән 20 ел» исемле юбилей концерты узды. Юбилей концерты башланыр алдыннан фойеда тамашачыларны традицион милли киемнәр кигән кыз һәм егет чәкәк белән каршы алды. Шулай ук биредә декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе, фото-зона оештырылган иде.Бу турыда «Яңарыш» газетасы хәбәр итә. ... Читать дальше...