Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Май
2021

Новости за 16.05.2021

Мамадыш районы хастаханәсенең баш табибы медицина көллияте студентлары белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Бу атнада Мамадыш үзәк район хастаханәсендә баш табиб Дамир Хаҗиев Казан, Алабуга һәм Минзәлә медицина көллиятләрен тәмамлаучы студентлар белән очрашты. Очрашу Мамадыш районының сәламәтлек саклау музеенда дустанә шартларда узды. Хәзерге вакытта диплом алды практикасын 15 студент уза, аларның һәркайсы белән баш табиб шәхсән танышты, Район үзәк хастаханәсендә һөнәри үсеш мөмкинлекләре, максатчан юнәлеш буенча югары белем алу, хастаханәне җиһазландыру һәм медицина ярдәме күләмнәре турында сөйләде. Читать дальше...

Питрәч районы файдалануга тапшырылган торак күләме буенча лидер булды

Tatar-inform.tatar 

(Питрәч, 16 май, «Татар-информ», « Питрәч-информ »). Татарстанда файдалануга тапшырылган торак күләме буенча Питрәч районы лидер булып тора. Икенче урында Лаеш районы (1,271 кв. метр), өченчедә — Биектау (0,883 кв. метр). Гыйнвар-март айларында республикада файдалануга тапшырылган торак йортларның гомуми мәйданы җан башына исәпләгәндә 0,229 кв. метр тәшкил итте. Бу турыда Татарстан Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чаллы урамнарына яңа төр баннерлар куела

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 16 май, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы» ). Чаллы башкарма комитеты проспектларга 100дән артык социаль рекламалы баннер куярга планлаштыра. Бу эшкә шәһәр бюджетыннан 1 миллион сумнан артык акча җәлеп ителәчәк.



Саба районында авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру бурычы куелды

Tatar-inform.tatar 

(Саба, 16 май, «Татар-информ», «Саба таңнары» , Фәнил Мәүлетов). Шушы көннәрдә Саба районында авыл халкының һәм хуҗалык итүнең кече формаларының эшлеклелек активлыгын арттыру мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Чарада республиканың Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Теләче муниципаль районнары башлыклары һәм урынбасарлары, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, җирле үзидарәләр идарәләре җитәкчеләре, кооператорлар, фермерлар катнашты. Читать дальше...

Казанның ике урамында транспорт хәрәкәте ремонт эшләре аркасында чикләнәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 17 майдан Татарстан башкаласында Мехчылар һәм Академик Лаврентьев урамнарында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. 30 октябрьгә кадәр Мехчылар урамының Девятаев урамыннан Кызыл Татарстан урамына кадәрге өлеше транспорт хәрәкәте өчен ябык булачак. Бу юлда һәм тротуарларда ремонт һәм төзелеш эшләре үткәрү белән бәйле. Шулай ук 17 майдан Академик Лаврентьев урамында да машиналар һәм җәяүлеләр хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Читать дальше...

Слуцкий сезон нәтиҗәләре буенча «Рубин»ның Европа Кубогына ничек үтүе хакында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 май, «Татар-информ», Тимур Касыймов). «Рубин» футбол клубының баш тренеры Леонид Слуцкий Россия Премьер-лигасының 30нчы тур уены («Ротор»га каршы матч 1:1 исәбенә төгәлләнде) һәм тулаем алганда чемпионат нәтиҗәләре турында үз фикерләре белән уртаклашты. «Күп кенә уңайлы моментлар булды. Гадәттә, Бакаев һәм Макаров бу позицияләрдән бик оста файдалана. Әмма җаваплылыкның югары дәрәҗәсе, көннең эссе булуы һәм киеренкелек — боларның барысы да уенда чагылыш тапты дип уйлыйм», — диде Казан клубының остазы матчтан соң. Читать дальше...

«Рубин» «Ротор» белән тигез исәпкә уйнады һәм Премьер-лигада 4нче баскычта урнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 май, «Татар-информ», Тимур Касыймов). Казанның «Рубин» футбол клубы фаворит сыйфатында Волгоградның «Ротор» командасы белән сезонның соңгы матчына чыкты. Лиганың дүртенче командасы 15нче клуб белән уйнады. Составка бәйле кайбер проблемаларга да карамастан (матчта ярымсакчылар Хвича Кварацхелия һәм Ин Бом Хван, шулай ук сакчы Филип Уремович катнашмады), казанлылар уенны бик актив башлады. «Ротор» составында ярымсакчы Зурико Давиташвили һәм «Рубин»да тәрбияләнгән Данил Степанов үзләрен уңай яктан күрсәтте. Читать дальше...



Иртәгә Татарстанда +35 градуска кадәр эссе булуы көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, дүшәмбе көнне, 17 майда, Татарстанда аномаль җылы һава торышы сакланачак. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +30, +35 градуска кадәр күтәреләчәк. Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +17, +22, түбәнлектә урнашкан районнарда +16 градус тәшкил итәчәк. 14 һәм... Читать дальше...

Казанда «Мушкеттан автоматка кадәр: ату кораллары тарихыннан» дигән күргәзмә ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). 18 майда 15.00 сәгатьтә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының Туп сарае музеенда П. В. Алабин исемендәге Самара өлкә тарихи-туган якны өйрәнү музее фондларында сакланучы экспонатлардан торган «Мушкеттан автоматка кадәр: ату кораллары тарихыннан» дигән күргәзмә ачыла. Музейның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, күргәзмә утлы корал тарихының үсеш юлын чагылдыра. Экспозициядә Россия, АКШ, Япония, Төркия, Италия һәм башка илләрдә ясалган ату кораллары тәкъдим ителәчәк. Экспонатлар... Читать дальше...

Татарстанда соңгы тәүлектә 32 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 32 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «16 кеше хастаханәгә озатылган, тагын 16 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә. Казанда — 17, Чаллыда — биш, Яшел Үзән районында — дүрт, Биектау районында — ике, Әгерҗе, Азнакай... Читать дальше...

Казанның «Фон» компаниясе өлешчеләренә фатир ачкычлары бирә башладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Казан Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Губкин урамындагы «МЧС» торак комплексының икенче йорты өлешчеләренә фатир ачкычлары бирә башладылар. «Сакаллы» төзелеш объекты булган 522 фатирлы йорт апрель ахырында файдалануга тапшырылды. Өлешчеләргә ачкыч тапшыру процедурасы 15 майда башланды, йортның 1-3 подъездларында урнашкан фатир хуҗалары аны алды инде. Якын көннәрдә 500дән артык өлешчегә фатир ачкычлары тапшырылачак. Аларга... Читать дальше...

Кварацхелия һәм Уремович сезонның соңгы матчында «Рубин» өчен уйнамаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). «Рубин»ның ярымсакчысы, 20 яшьлек Хвича Кварацхелия бүген, 16 майда, «Ак Барс Арена» стадионында узачак Россия Премьер-лигасының 30нчы тур матчында (казанлылар Волгоградның «Ротор» командасын кабул итә) катнашмый. Моның сәбәбе — 26нчы тур уенында алган җәрәхәтләрдән соң әле тулысынча тернәкләнеп җитә алмавында. Үзәк ярымсакчы Филип Уремович та имгәнү аркасында матчта катнаша алмый. «Рубин» — «Ротор» матчында казанлыларның старт составы мондый: Юрий Дюпин, Илья Самошников... Читать дальше...


Музыкальные новости
Эстрада

Смешарики и «Академия Эстрада Тинс» выпустили трек «Попурри»





Персональные новости
Подмосковье

«Текстильный букет Поочья» стартует в Подмосковье 28 апреля





Опера җырчысы Илһам Вәлиевкә «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Башкортстанның атказанган артисты — Башкорт опера һәм балет театры солисты Илһам Вәлиев «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 15 майда шул хактагы указны имзалаган. Тенор «ВКонтакте» һәм Instagram социаль челтәрләрендәге үз сәхифәләрендә әлеге мактаулы исем бирелүе турында язып чыккан. Документ нигезендә, «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исемгә ул музыка сәнгатенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен лаек булган. Читать дальше...

Казанда 120 ел элеккеге температура рекорды куелган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ике көн рәттән — 14 һәм 15 майда — Казанда һава температурасы максималь күрсәткечләрне узып киткән. 14 майда ТР башкаласында рекорд куелган — термометрның терекөмеш баганасы +31,3 градуска (2019 елда +30,6 градус) кадәр күтәрелгән. Кичә башкалада һава температурасы Казань-опорная станциясендә +31,4, Казань-аэропорт станциясендә +31,6, Казань-Сокол станциясендә +32,4 градус тәшкил иткән. Читать дальше...

«Рубин» – «Ротор» матчына 12 меңгә якын тамашачы килер дип көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Казанда Россия Премьер-лигасы футбол сезонының җирле «Рубин» һәм Волгоградның «Ротор» командалары арасындагы соңгы матчына 12 меңгә якын җанатар (шуларның 350се — кунаклар клубының фанатлары) җыелырга мөмкин. Бүген клуб, Россия Футбол берлеге һәм хокук саклау органнары вәкилләре катнашындагы матч алды киңәшмәсендә шундый мәгълүматлар китерелде. Әгәр Казан клубы үз кырында үткәргән соңгы очрашуга 10 меңнән артык кеше җыелса, «Рубин» — «Ротор» матчы бу сезонда тамашачылар саны буенча икенче уен булачак. Читать дальше...

Миңнеханов «Кемпф Групп» компаниясе вәкилләре белән хезмәттәшлек хакында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кемпф Групп» (Kempf Gruppe) компаниясе вәкилләре катнашындагы очрашуда төзелеш өлкәсендә потенциаль хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Компания вәкилләре Казан шәһәренең шәхси торак базарында архитектура, төзелеш, энергия саклау технологияләре стандартларын гамәлгә ашыру программасын тәкъдим итте», — диелә хәбәрдә. «Кемпф Групп» — немец компанияләр төркеме... Читать дальше...

Татарстанда коткаручылар буада кичә югалган ир-атның мәетен тапкан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген иртән Мөслим районының Үрәзмәт авылында коткаручылар буадан 53 яшьлек ир-атның мәетен чыгарган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Авылда яшәүчеләр 112 бердәм номерына шалтыратып белдергәнчә, ир-ат кичә юкка чыккан. Ул су кергән вакытта югалган дип фаразлана — яр буенда аның киемнәрен табып алганнар. Коткаручылар мәетне полиция хезмәткәрләренә тапшырган. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Спортсменка из Бутово выиграла «золото» на турнирах по художественной гимнастике


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Потапова проиграла Фернандес во втором круге турнира WTA в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Жёсткие экологические требования решат инновационные энерготехнологии





Путин в России и мире
Москва

Педагогов Калмыкии приглашают принять участие в Форуме классных руководителей


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Дух разделения в Святой Руси, или Можно ли лишиться сана за отпевание Навального*



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Баста

Поклонник Басты сделал предложение девушке на концерте рэпера в Новосибирске



Москва

Студентам Богородского округа рассказали об истории родного края

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net