Аксубай районында эшсез кешеләргә 90 эш урыны тәкъдим ителде
(Аксубай, 24 май, «Татар-информ», « Авыл таңнары »). Аксубайда эш урыннары ярминкәсе узды. Анда Аксубай һәм Чистай районнары эш бирүчеләре җыелды. Чарага «Аксубай» агрофирмасы ҖЧҖдән, Чистай «Текә Тау элеваторы» ҖЧҖдән, «Нежность» КЦСОНнан, Федоровка интернат-йортыннан, «АксуАгро» ҖЧҖдән, Чистай янгынга каршы хезмәте отрядыннан эш бирүчеләр чакырылган иде. Эш бирүчеләр гражданнарны эш урыннары шартлары һәм хезмәт хакы белән таныштырды, алга таба хезмәттәшлек итү өчен элемтә мәгълүматлар белән уртаклаштылар. Читать дальше...