123ru.net
World News in Tatar
Май
2021

Новости за 04.05.2021

Иске Ярмәк авылында «Ак каен» фольклор ансамбленең 50 еллыгын уздырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Камышлы районы Иске Ярмәк авылы мәдәният йортында «Ак каен» татар халык фольклор ансамбленең 50 еллыгын уздырдылар. Самара татарлары сайты хәбәр иткәнчә, Иске Ярмәк авылы «Ярмәк вагы» биюенең туган җире. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән ансамбль коллективын БТК Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков котлады.

Йолдыз Исәнбәт Яңа татар бистәсе зиратына җирләнәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Күренекле музыка белгече Йолдыз Исәнбәт иртәгә үз йорты яныннан соңгы юлга озатыла. Йорт адресы - Академик Кирпичников урамы (урамның элеккеге исеме Октябрьнең 50 еллыгы), 12 нче йорт. Хушлашу вакыты 11.00 Йолдыз Исәнбәт бүген вафат булды. Аңа 84 яшь иде. Йолдыз Исәнбәт Яңа татар бистәсе зиратына җирләнә.

Фатиха сүрәсе («Әлхәм») — укылышы татар хәрефләре белән

Игелек.ру 

Бу сүрәне татар халкында элхэм, әлхәм догасы дип тә йөртәләр, ләкин чын, дөрес исеме — Фатиха сурэсе. Ул — Изге Коръән китабының башында килүче иң беренче сүрә. Ләкин пәйгамбәребезгә Аллаһтан иңү тәртибе буенча беренче түгел, бәлки китапта урнашу тәртибе буенча гына беренчедер. Фатиха сүзе татарча «ачучы», «нәрсәнедер булса да ачу» дигән мәгънәгә ия. Ягъни, Коръәннең […]

Читать дальше...



Әтнәдә ветераннарга Җиңү икмәге тапшырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Әтнә, 4 май, «Татар-информ», « Әтнә таңы », Сурия Мингатина). Арча-Әтнә хәрби комиссары Алмаз Борһанов Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Николаевич Погодин һәм Арча-Әтнә хәрби комиссариаты исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннарын якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 76 еллыгы белән котлады.  Быел беренче тапкыр хәрби комиссар Алмаз Борһанов Әтнәнең өч ветеранына Җиңү паегын — Җиңү икмәген тапшырды. Кара ипине сөлгегә куеп, ветераннарга рәхмәт әйтеп, яшь армияче Әмир Борһанов бирде. Ипигә өстәп... Читать дальше...

Саба укучылары Курск шәһәрендә физкультурадан олимпиадада алдынгы урыннар яулады

Tatar-inform.tatar 

(Саба, 4 май, «Татар-информ», « Саба таңнары »). 24-30 апрель көннәрендә Курск дәүләт университеты базасында физик тәрбия фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында Саба укучылары алдынгы урыннар яулады. Саба районыннан олимпиадада «Сәләтле балалар интернат-мәктәбе» укучылары катнашып, югары җиңүләргә иреште, дип хәбәр итте район басмасы. 11 сыйныф укучысы Кашапов Азат — җиңүче, 10 сыйныф укучысы Сабиров Морат — җиңүче, 8 сыйныф укучысы Закирова Регина — призер, 11 сыйныф укучысы Галявин Әмир ... Читать дальше...

Новосибирск өлкәсендә «Сабантуй» рәсем бәйгесе узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Новосибирск өлкәсендә 3 майдан 2 июньгә кадәр «Сабантуй» рәсем бәйгесе узачак. Бәйге «Сабантуй» бәйрәменең барлыкка килү тарихын һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү, балаларның һәм олыларның талантларын ачу максатыннан уздырыла. Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, бәйгедә Россиянең барлык төбәкләрендә яшәүчеләр дә канаша ала. Бәйге 2021 елның 3 маеннан 2 июненә кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр 3-7 июньдә чыгарыла. 7 июньдә «Новосибирск өлкәсенең татар мәдәнияте үзәге» сайтында урнаштырыла. Читать дальше...

Чаллыда ягып җылыту сезоны төгәлләнде

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 5 май, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Иртәгә, 5 майда, Чаллыда барлык торак йортларда һәм башка объектларда җылылык сүндереләчәк. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты башлыгы урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. «Биш көн дәвамында уртача тәүлеклек температура 8 градус һәм аннан да югарырак булса, җылылыкны сүндерергә була. Шәһәр әлеге алгоритм буенча күп еллар эшли инде. 2019 елда Чаллыда ягып җылыту сезоны 7 майда, узган елда 4 майда төгәлләнде, ә быел 5 майда тәмамланачак», — диде башкарма комитет вәкиле. Читать дальше...



Кукмара районында 9 яшьлек кыз өстенә футбол капкасы ауган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Кукмара районының Янсыбы авылында 9 яшьлек кыз өстенә тимердән ясалган футбол капкасы ауган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Бу хәл көндезге уникеләр тирәсендә авыл клубы артындагы спорт мәйданчыгында булган. Баланың башы һәм умырткалыгы имгәнгән, аны Кукмара район хастаханәсенә алып киткәннәр.   Фаҗига урынына район прокуроры Антон Чураков килгән. Күзәтчелек ведомствосы әлеге хәл буенча тикшерү башлады.

Күренекле музыка белгече, педагог Йолдыз Исәнбәт вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Күренекле музыка белгече, педагог Йолдыз Исәнбәт вафат. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итте. Йолдыз Исәнбәткә 84 яшь иде. «Бүген 14.36 сәгатьтә минем яраткан педагогым, Татарстанның алдынгы музыка белгече, РФ һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Йолдыз Нәкый кызы Исәнбәт вафат булды», - дип язды укучылары исеменнән музыка белгече Сиринә Латыйпова. Йолдыз Исәнбәт — Нәкый Исәнбәтнең кызы. Сәнгать фәннәре кандидаты. Татар музыка мәдәнияте... Читать дальше...

Татарстанда машина түбәсенә капланган, йөртүчесен хастаханәгә алып киткәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген Лаеш районының Орел авылында трассада авариядән соң җиңел машина түбәсенә әйләнеп капланган, йөртүчесен хастаханәгә алып киткәннәр. Шаһитлар хәбәр итүенчә, юл чатында ике җиңел машина бәрелүдән. Көчле бәрелүдән «Лада Ларгус» түбәсенә әйләнеп капланган. Шаһитлар әйтүенчә, Hyundai рулендәге хатын-кыз зыян күргән. Аны якындагы хастаханәгә алып киткәннәр.

Чаллыда судья Иван Захаров вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 май, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Бүген Чаллыда судья Иван Захаров 53 яшендә вафат булды. Бу хакта шәһәр судында хәбәр иттеләр. Иван Захаров судья вазифасына Россия Президенты указы белән 2013 елның 25 июлендә билгеләнгән. Аңа кадәр Яңа Чишмә, Лаеш, Алабуга районнары прокуратурасында эшләгән, судь итеп билгеләнгәнче Казанның Совет районы прокуроры урынбасары була. Чаллы судында ул балаларга зыян салу белән бәйле эшләрне тикшергән. Ун яшьлек кызны трамвай таптату, беренче каттагы... Читать дальше...

Җиңү көненә багышланган чараларда Борис Кузнецов истәлеген мәңгеләштерәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 май, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда Җиңү көненә багышланган чараларда былтыр вафат булган Борис Кузнецовның истәлеген мәңгеләштерәчәкләр. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтте. «Борис Кузнецов истәлеген мәңгеләштерү өчен быел Җиңү Көнендә узачак бәйрәмнәрдә чаралар каралган», — диде спикер. Ул әйткәнчә, Кузнецовның бюсты һәм мемориаль такта эшләнә.   Советлар Союзы Герое 2020 елның 12 ноябрендә вафат булды. Читать дальше...

Башкортстан зиратларында өмәләр башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Бүгеннән Башкортстан зиратларында өмәләр башланды. Бу хакта үзенең социаль челтәрдәге аккаунтында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте дип яза «Башинформ» . «Бер ел элек республикада Искә алу көне уздыру традициясе барлыкка килде», — дип язган ул. Һава торышына бәйле рәвештә, быел барлык муниципалитетлардагы зиратларда өмәләр 3-8 майда уздырыла. Зират өмәләрендә республика хөкүмәте әгъзалары да катнаша. Каберлекләр тәртипкә китереләчәк, корыган агачлар һәм ботаклар киселәчәк... Читать дальше...

Татарның беренче сәяси ачлыгына – 30 ел

Azatliq.org 

Татарларның тарихта беренче тапкыр сәяси ачлык тотуларына быел 30 ел тула. Ул Казанның Ирек мәйданында 1991 елның 14 маеннан 27 майга хәтле дәвам итә. Шушы тарихи вакыйгада катнашкан язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Азатлыкта хатирәләре белән уртаклаша.


Музыкальные новости
Фрэнк Синатра

Мартин Скорсезе планирует снять фильмы про Иисуса и Фрэнка Синатру





Персональные новости
Сергей Безруков

«Маленький принц» с Безруковым открыл «Эхо» Большого детского фестиваля в Архангельске





Татарстанда узган тәүлектә 35 кешедә коронавирус ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 35 яңа очрагы теркәлгән, барысы да аралашу юлы белән йоктырылган. «23 пациент хастаханәдә, 12 кеше өйдә дәвалана», — диелә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Казанда 15, Чаллыда 11, Минзәлә, Сарман, Тукай районнарында икешәр кеше авырган, Яшел Үзәндә, Түбән Камада һәм Спас районында берешәр очрак ачыкланган. 4 майга Татарстанда ковидның 20 602 очрагы теркәлгән. Пандемия башланганнан бирле 17 619 кеше дәваланып беткән... Читать дальше...

В Нурлате состоялась дискуссия об иммунизации

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Главный санитарный врач района за круглым столом обсудила с религиозными деятелями вопросы сферы защиты прав потребителей и благополучия человека. Одна из тем -продолжение вакцинации против COVID-19.

Спорт в России и мире
Москва

Эксперт рассказала, как правильно выбрать одежду для спортзала


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Уимблдон

Рыбакина призналась, что её жизнь сильно изменилась после победы на Уимблдоне


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

АО «Транснефть – Дружба» подвело итоги деятельности в сфере экологической безопасности





Путин в России и мире
Москва

Путин всё знал, но никого не предупредил: Немцы обвинили Москву в прорыве израильского Купола


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Очередные кадровые назначения объявлены в Минске




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: Западу неинтересны планы Киева по атаке на Крымский мост


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Фридерик Шопен

Музыка Шопена под небом



Москва

Каждый 5-й рубль налогов от ОЭЗ России пришел из Подмосковья

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net