Миңнеханов һәм Мурашко мәктәптәге атышта зыян күргән балалар янына хастаханәгә килде
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Республиканың Балалар клиник хастаханәсенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Шуннан соң ук бирегә республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин озатуында Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм РФ мәгариф министры Сергей Кравцов килде. Шулай ук хастаханәгә махсус хезмәтләр һәм ведомство, шул исәптән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килде. Алар 19 яшьлек егет атыш оештырган 175нче мәктәптә зыян күргән балаларга медицина ярдәме күрсәтелүен карыйлар.