Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше вафат булган
(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше коронавирус инфекциясе корбаны булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Covid-19 инфекциясеннән 1937 һәм 1959 елларда туган хатын-кызлар вафат булды, дип аңлаттылар республика министрлыгында.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Рәсми мәгълүматларга караганда, коронавирус пандемиясе башланганнан бирле Татарстанда 2021 елның 30 мартына барлыгы 417 кеше үлгән.
