Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Март
2021

Мансур Хәлилов вафат булу сәбәпле, Татарстан җитәкчелеге кайгы уртаклашты

0
(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Татарстан Алексеевск районы «Алга» колхозының элеккеге рәисе Мансур Хәлиловның вафат булу сәбәпле, республика җитәкчелеге кайгы уртаклашты. Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре 28 мартта үлде. Аңа 78 яшь иде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Мансур Сафа улы Хәлилов 1942 елның 6 августында Татарстан АССР Алексеевск районының Түбән Тигәнәле авылында туган. Урта Тигәнәле мәктәбен бетергәч, ул Лаеш училищесына механизаторлыкка укырга керә. 1960 елда Хәлилов «Алга» колхозында эшли башлый, 1962 елда армиягә алына. Армиядән соң колхозда механизатор булып эшли. Чувашия совет-партия мәктәбен тәмамлаганнан соң, колхозның баш икътисадчысы вазифасына күчә. 1977 елда Хәлиловны бертавыштан «Алга» колхозы рәисе итеп сайлыйлар. Бу вазифада ул 32 ел дәвамында эшләгән. Ул идарә иткән чорда колхоз республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында алдынгы урыннарны били, шулай ук җитәкче авылның социаль өлкәсенә дә зур игътибар бирә. Хәлиловның эшчәнлеге авылны саклап калуга һәм анда яшәүчеләрнең тормышы өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелгән иде. «Мансур Хәлилов һәрвакыт хезмәт сөючән, яраткан эшеңә фидакарь хезмәт итүе һәм җитәкче буларак социаль җаваплылыкны аңлау, кешеләргә карата игътибарлы һәм сак карашы белән аерылып торды», диелгән кайгынамәдә. Ул күпьеллык хезмәте һәм казанышлары өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, «Фидакарь хезмәт өчен» һәм «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре, Татарстан Республикасының Мактау грамотасы һәм Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. «Югары класслы профессионал Мансур Сафа улы Хәлилов турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр», диелә Татарстан җитәкчелегенең телеграммасында. Кайгынамәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов имзалаган.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net