Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы «Спутник Лайт» вакцинасын теркәде
(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы яңа коронавирус инфекциясеннән «Спутник Лайт» вакцинасына теркәү таныклыгы бирде. Яңа препаратны «Спутник V» ике компонентлы вакцинасын ясаган Гамалея исемендәге үзәк белгечләре эшләгән. Лайт-версия бер компоненттан гына тора. Вакцинаны теркәү турындагы мәгълүмат Дәүләт дарулар реестры сайтында урнаштырылган. Препаратның саклау вакыты кыскарак, әмма кешене ковидның катлаулы узуыннан саклый алачак. Вацинаны клиник сынауның икенче этабы 5 мартта тәмамланды. Өченче этап март уртасында башланды, аны 2022 елның 28 гыйнварында тәмамлау планлаштырыла. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты Диана Габделганиева сүзләренчә, «Спутник Лайт» прививкасын иммунитеты ясалма рәвештә көчсезләндерелгән кешеләр ясата алачак.