Татарстанда 12 градуска кадәр салкын булачак
(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Якшәмбе төнлә Татарстанда бераз салкынайта.
«Явым-төшемсез аязучан болытлы һава торышы көтелә», - диелә ТР Гидрометеорология үзәге хәбәрендә.
Синоптиклар фаразыннан күренгәнчә, төнлә 2-7 градус салкын булачак, урыны белән -12 градуска кадәр көтелә. Көндез һава температурасы 2-7 градуска кадәр күтәреләчәк.
Шулай ук төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк һәм юлларда бозлавык көтелә.