Мөфти шәех Равил Гайнетдин Мисырда тимер юл фаҗигасе булу сәбәпле кайгы уртаклашты
(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Равил Гайнетдин Сохаг провинциясендәге тимер юл һәлакәтенә бәйле рәвештә Мисыр Президенты Әбдел Фәттах әс-Сисига кайгы уртаклашу телеграммасы юллады. Фаҗигадә 30дан артык кеше һәлак булган, йөзләгән кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. « Мисырда фаҗига булды. Күп миллионлы Россия халкы һәм шәхсән үз исемемнән һәлак булучыларның якыннарының тирән кайгысын уртаклашам һәм Аллаһы Тәгаләдән үз туганнарын һәм якыннарын югалткан гаиләләргә сабырлык һәм ныклык бирүен сорыйм, зыян күрүчеләрнең тиз арада терелүен телим», диелгән кайгы уртаклашу хәбәрендә.