Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше вафат булган
(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы теркәлгән. 1946 елда туган хатын-кыз һәм 1961 елда туган ир-ат вафат булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Бүгенге көнгә республикада коронавирустан 412 үлем очрагы теркәлгән.