Әгерҗедә республиканың иң яхшы яшь спортчылары баскетбол ярышларына җыелды
(Әгерҗе, 28 март, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре» ). 26 мартта «Олимп»та «КЭС-БАСКЕТ» Республикакүләм Мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының зона этабы узды.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ГТО комплексын үстерү һәм гамәлгә кертү секторы мөдире Лариса Габитова һәм район башлыгы Азат Вәлиев яшь спортчыларга бу чараларның мөһимлеген ассызыклап уңышлар теләде.
Ярышларда барлыгы республиканың 10 районыннан Алабуга, Тукай, Актаныш, Сарман, Менделеевск, Зәй һәм башка районнардан егетләр һәм кызлар командалары катнаша.