Түбән Камада беренче тапкыр Башкортстанның Милли симфоник оркестры чыгыш ясаячак
(Түбән Кама, 28 март, «Татар-информ»). «Югары сәнгать химиясе» халыкара проекты кысаларында Түбән Камада беренче тапкыр Башкортстан Республикасы Милли симфоник оркестры чыгыш ясаячак. Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты хәбәр иткәнчә, 18 апрельдә Халык иҗаты йортында оркестр француз композиторы Морис Равельнең «Вальс» хореографик поэмасын, «Царица Савская» һәм итальян композиторы Отторино Респигиның «Витражи собора» оркестр сюитларын башкарачак. Шулай ук 2 нче оркестр кларнет өчен испан композиторы Оскар Наварро әсәрен башкара. Төп башкаручы — танылган Россия кларнетчысы, Башкортстан Республикасының атказанган артисты, Башкортстан Республикасы Милли симфоник оркестры генераль директоры Артур Наҗиуллин. Дирижер — Башкортостан Республикасы Милли симфоник оркестрының баш дирижеры, Россия дәүләт академия симфоник капелласы дирижеры, Геннадий Рождественский һәм Валерий Полянскийлар шәкерте Дмитрий Крюков.