Гафури театры Фидан Гафаровка «Нур» театрында спектакльдә уйнарга рөхсәт итмәгән
(Казан, 26 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры Россия, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты, Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фидан Гафаровка Уфаның «Нур» театрында спектакльдә уйнарга рөхсәт итмәгән. «Нур» татар театры татар язучысы әсәре буенча спектакль чыгарды. Мин контракт буенча шунда бер роль уйныйсы идем. Бик янып йөри идем Иршат Ишбулатович туктатты», — диде Фидан Гафаров Гафури театрының Казан гастрольләренә багышланган матбугат конференциясендә. Театр директоры аңа: «Син башкорт театрын инкарь итәсеңмени? Аңламаслар. Ярамас инде алай», дигәч, Фидан Гафаров туктап калган. «Чөнки Башкорт драма театры дигәч беренче чиратта Фидан Гафаров һәм Нурия Ирсаеваны күз алдында тотыла. Фидан Гафаров дисәләр дә Башкорт театры күз алдына килә. Минем Фидан Гафаровны һич кенә дә „Нур“ сәхнәсендә күрәсем килми», — дип үз позициясен аңлатты Иршат Фәйзуллин. Театр директоры мондый таләпнең бары тик Фидан Гафаровка гына булуын ассызыклады. Сүз Уфа «Нур» татар дәүләт театрының Зифа Кадыйрова әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Фатыйма» спектакле турында бара. Театрның баш режиссёры Азат Җиһаншин әйтүенчә, әлеге әсәрне аңа Фидан Гафаров тәкъдим иткән.