Машина йөртү таныклыгына имтихан тапшырганда күзәтүчеләр дә катнашачак
(Казан, 26 март, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Татарстанда машина йөртү таныклыгына имтихан тапшырганда күзәтүчеләр — башка йөртүчеләр, иҗтимагый оешма һәм автомәктәп вәкилләре дә катнаша алачак. Аларның машинага утыруы имтихан тапшыручы белән килештереләчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов хәбәр итте. «Күзәтүчеләрнең катнашуы имтиханның „үтә күренмәле“ итү һәм бәхәсле очракларны хәл итәргә булышачак», — дип аңлатты Дәүләт автоинспекциясе башлыгы урынбасары. Машина йөртүче имтихан бирү процессына шикаять белән мөрәҗәгать итсә, комиссия аудиоязмаларны һәм видеоларны өйрәнә. Йөртүче хаклы булса, имтихан нәтиҗәләре бетерелә. « Татар-информ » мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, йөртүчеләргә машина йөртү таныклыгы алу өчен мәйданчыкны аерым имтихан буларак тапшырырга туры килмәячәк.