Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Март
2021

Башкортстанда кабилә исеме язылган стелалар ясау өчен 22 миллион сум акча тотканнар

0
(Казан, 24 март, «Татар-информ», Тимур Рәхмәтуллин). Башкортстанның көнбатыш районнарының күпчелегендә урнаштырылган һәм республикада ризасызлык китереп чыгарган туристик стелаларның бәясе төбәк бюджетына 22 миллион сумга төшкән. Бу хакта «Миллиард.татар» порталы хәбәр итә. «Туристик стелалар» урнаштыруга лотны Башкортстан халыклары дуслыгы йорты куйган. Контрактның якынча бәясе 22 млн сум. Тендерны «Спектр» ҖЧҖ откан. Басма ачыклаганча, техник бирем конструкцияләрне республиканың 22 районында (һәр районга икешәр), күбесенчә Башкортстанның көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш өлешендә урнаштыруны күздә тота. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә республиканың кайбер районнарына керү юлына куелган яңа стелалар турында сөйләде. Ул Туймазы, Яңавыл, Благовар, Дүртөйле, Чакмагыш, Шаран районнарында, район үзәге булган Иске Балтач, Бакалы, Ярмәкәй, Кушнаренко авылларында торган сигез стела фоторәсемен куйган. Хәбиров сүзләренчә, конструкцияләрнең торышына халык зарланган, кайбер очракларда хәтта торак пунктның исемен уку да авыр булган. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар фикеренчә, стелаларда язылган атамаларда башкорт тарихчылары бу төбәктә яши дип фаразлаган башкорт кабиләләре һәм ырулары күрсәтелгән. Шул ук вакытта конструкцияләр урнаштырылган муниципалитетлар Башкортстанның көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш өлешләрендә (шул исәптән Татарстан белән чиктә) урнашкан, анда халыкның күпчелек өлешен татарлар тәшкил итә. Facebook челтәрендәге башкорт сегментында бу тәнкыйть тудырган. Яңа һәйкәлләр куюны хуплаучылар да булган. «Миллиард.татар» порталы кайбер районнарда элеккеге стелалар чагыштырмача яңа, яхшы хәлдә булганлыгын, ә язуларның җиңел укылганлыгын хәбәр итә. Чакмагышта яшәүчеләрдә бары тик башкорт кабиләләре генә күрсәтелгәнлеге, шул ук вакытта көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш районнарда яшәүче башка милләт халкы (татарлар, марилар, руслар, чувашлар, удмуртлар) язылмавы ризасызлык тудырган.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net