«Сәхнә» журналының март санында QR-код аша аудиокитап тыңларга мөмкин
(Казан, «24 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Сәхнә» журналының март санында күрсәтелгән QR-код аша аудиокитап тыңлап була.
«Әгәр матурлык булмаса, бу дөньяда батырлык булмас иде. Безне матурлык яшәтә. Дөньяда татар кызы дигән матурлык бар. „Сәхнә“ журналының март санында без татар кызларының матурлыгы турында аудиокитап тәкъдим итәбез. Әгәр матур татар кызларын тәрбияли алсак, безнең киләчәк бик матур булачак», — дип сөйләде «Сәхнә» журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр. Журналдагы QR-код аша Зиннур Хөсниярнең «Хур кызлары» романыннан өзек тыңлап була. Романның дәвамы киләсе саннарда шулай ук аудиокитап форматында чыгачак.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков «Сәхнә» журналының кызыклы контент булдырып, популяр һәм күп сатыла торган басмага әйләнүен ассызыклады.