30 апрельдә Мәскәүдән Түбән Камага яңа авиарейс ачыла
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). 30 апрельдә Мәскәүдән Түбән Камага яңа авиарейс ачыла. Самолетлар көн саен очачак.
«Рейслар Мәскәүнең «Домодедово» аэропортыннан гамәлгә ашырылачак», — диделәр Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында.
Россия башкаласыннан очыш 21.40 сәгатькә, ә Түбән Камадан 6.00 сәгатькә планлаштырылган.
Пассажирлар яңа уңайлы SSJ100 лайнерына утырып очачак.