Татарстанда иртәгә томан һәм 4 градус җылы көтелә
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 25 мартта Татарстанда салкынча һава торышы саклана. Республикада аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем ихтималы аз. Кайбер районнарда томан төшәчәк. Җил тотрыксыз һәм акрын тизлектә исәчәк дип фаразлана. Юлларда бозлавык хасил булачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге. Төнлә һава температурасы 6-11 градус салкын, ә аязганда 16 градуска кадәр суытырга мөмкин. Көндез һава температурасы -1…+4 градуска кадәр җылытачак.