Транспорт министрлыгы: Апас, Кайбыч, Мөслим, Буа районнарында куркыныч күперләр бар
(Казан, 23 март, «Татар-Информ», Алинә Айдарова). Татарстанның Апас, Яшел Үзән, Кайбыч, Мөслим, Түбән Кама, Тәтеш, Теләче һәм Буа районнарында куркыныч күперләр бар.
«Татарстанда региональ юлларда 1078 күпер бар. Шушы күперләрнең 953, ягъни 88 проценты язгы ташуга әзер. 12535 суүткәргечләрнең 54 процентында чистарту эшләре үткәрелгән. Эшләр дәвам итә. Алар 30 мартта төгәлләнергә тиеш», — диде Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов.
Министр сүзләренчә, Татарстанда 26 күпер һәм 33 суүткәргечләр бар. Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итүенчә, Апас, Яшел Үзән, Кайбыч, Мөслим, Түбән Кама, Тәтеш, Теләче һәм Буа районнарындагы күперләр иң куркынычлардан санала.
«11 күпердә тәүлек буе кизү тору оештырылган. Шул исәптән Зөя елгасы аша судан биек булмаган, тәбәнәк күпердә: аларның берсе — Казан-Ульяновск, икенчесе Вольный Стан-Кыят-Яшевка юлында урнашкан», — диде Фәрит Хәнифов.